Лениногорскида терроризмга каршы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына кагылышлы киңәшмә узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында терроризмга каршы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына кагылышлы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде.

Утырышта районның Совет һәм Башкарма комитетлары, хокук саклау органнары, уку йортлары, мәгариф учреждениеләре директорлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында җәмәгать куркынычсызлыгы турында Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иванчин сөйләде.

Бәйрәм вакытында полиция хезмәткәрләре сакны көчәйтә, “Юбилейный” паркында 22 декабрьдән тәүлек әйләнәсе сак эшли, ди ул.

Янгын куркынычсызлыгы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Альберт Зарипов чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә, шәһәрдә пиротехник чара җибәрү өчен аерым урын бар, ул Чайковский белән Гагарин урамнары арасындагы Тукай урамы. Татарстан Республикасы территориясендә 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Соңыннан Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә тиешле күрсәтмәләр бирде, бәйрәм чорында контроль тагын да көчле булырга тиешлеген искәртте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International