1 гыйнвардан авылда яшәүчеләрнең пенсиясе артачак

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш.

Пенсия фонды  1,6 ел дәвамында бу мәсьәләне карады, авыл җирлегендә яшәүче зур стажлы 945-950 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак. 1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300-1400 сум алачак.

Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә эшләүчеләргә кагыла.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры белдергәнчә, бу мәсьәлә буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки барлык документлар зерләнгән. Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International