Татарстанда милекне рәсмиләштерер өчен документлар күбрәк электрон рәвештә бирелә

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Татарстан Росреестры ел тәмамланганчы 67 мең электрон гариза кабул иткән инде.

Электрон рәвештә гаризалар кабул итү арта гына бара. Бу закончалыкларга үзгәреш керү белән бәйле. Хәзер уполномоченный башкарма органнар  җиде эш көне эчендә төзелеш тәмамлану белән Росреестрга электрон рәвештә күчемсез милекне кадастрга кую һәм милекне рәсмиләштерү буенча гариза юлларга тиеш.

Шулай итеп, гражданнар өчен дәүләт хезмәтләре тагын да гадиләшә, моның күпфункцияле үзәкккә дә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, моны муниципаль хакимият органнар башкарачак.

Физик затлар тарафыннан 22 меңнән артык гариза, юридик затлар тарафыннан 8844, нотариуслар тарафыннан 1749 гариза җибәрелгән инде.

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International