Лениногорскида ачык һавада шугалак ачылды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Шәһәребездә шугалак булдыру - лениногорскилыларның күптәнге хыялы булгандыр. Бозда тимераякта шуарга теләүчеләр хәзер иркенләп шуа алалар. Бүген үзәк мәйданда район башлыгы инициативасы белән белән шугалак ачылды.

Аны ачу тантанасында катнашкан шәһәр башлыгы киңәшчесе Петр Гринь спорт сөючеләрне шугалак ачылу һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче  Тимерлан Абдуллинга тимераяк   бүләк итте.

Ялтырап торган боз өстенә “Нефтяник” спорт мәктәбе, “Сокол” клубларына йөрүче хоккейчылар  чыкты. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар уеннарда катнашкан егет-кызларга бүләккә -  Боз сараенда шуарга 10 көнлек абонемент бирделәр.

Рамазан Харисов, Виктория Маликованың тимераякта оста чыгыш ясавын сокланып күзәтте халык.

Биредә шугалак  дүшәмбедән алып җомгага кадәр көндезге 15.00 сәгатьтән  төнге  22.00 сәгатькә, ял көннәрендә иртәнге уннан төнге унга кадәр  эшлиячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International