Лениногорск егетләре тракторчы-машинист таныклыгына имтихан тапшырды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

25 декабрь көнне Лениногорск политехник колледжында чыгарылышлар арасында имтихан узды, алар А1, В, С, D, Е категорияле машиналар һәм тракторлар йөртүгә укыды.

Имтихан тапшыручылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен сөйләде, машина һәм тракторларны эксплуатацияләү белемнәрен күрсәтте.

Имтиханга 27 курсант кертелде. Алар теория һшм практиканы тапшырды. А1 категориясе буенча йөртү күнекмәләрен кар-сазлыкта йөри торган STELS техникасында күрсәттеләр.

26 егет имтиханны уңышлы тапшырды. Аларга тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International