"Юбилейный" паркында - "Исток-Башлангыч" үзәгеннән яңа ел тамаша

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

24 декабрь көнне "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Юбилейный" паркында яңа ел тамашасы уздырды.

Алар театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Чыршы тирәсендә карарга килгән халык белән  әйлән-бәйлән уйнадылар. Аннан балалар командалары арасында аркан тартышу, киез итек ыргыту кебек спорт уеннары узды. Балалар шигырь сөйләде, Кыш бабай аларга татлы призлар өләште. Кар кызы табышмаклар әйтеп, җавабын әйттерде.

Бәйрәм кызыклы, күтәренке кәефтә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International