Пиротехник эшләнмәләр белән дөрес куллану кагыйдәләре

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Берничә көннән... башлана... Салютлар, петардалар... Яңа ел бәйрәмнәрендә кич, төнлә күк йөзе ялт-йолт һәм шарт-шорт килә. Әлбәттә, бәйрәмдә күңел ачу гаеп түгел. Ләкин саклыкны онытмаска кирәк.
"Роспотребнадзор" идарәсе россиялеләргә пиротехник эшләнмәләр сайлау буенча киңәшләр биргән. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
”Иң беренче чиратта, рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында пиротехника сатып алмагыз”, – диелә хәбәрдә.
Ведомствода, шулай ук, пиротехника сатып алганда төргәкләрнең торышына игътибар итәргә киңәш итәләр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә пиротехниканы 16 яшьтән кечерәкләргә сатып алу тыела, дип ассызыклаганнар.

Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:
- пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин;
- пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә мөмкин;
- янып торучы, сүнгән яки ниндидер сәбәп белән шартламаган пиротехника өстенә иелергә ярамый.
Яңа ел бәйрәмнәренең өлкәннәр күзәтчелегендә үтүе, кеше күп җыелган урыннарда җитәкчелек вәкилләре һәм янгыннан саклану буенча җаваплы кешеләр булу шарт.
Яңа ел бәйрәмнәрендә игътибарны аеруча янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк.
Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен Яңа ел чыршысын тотрыклы нигезгә утыртырга; төзек булмаган электр гирляндаларын файдаланмаска, бүлмәләрдә пиротехник эшләнмәләр һәм ачык ут кулланмаска, балаларны караучысыз калдырмаска, аларны ут белән файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә, электр челтәрен артык йөкләмәскә, ятакта тәмәке тартмаска кирәк. Янгын чыккан очракта, кичекмәстән телефон аша 01, 112 коткару хезмәтенә шалтырату зарур.

Иң мөһиме - бәйрәмнәр тыныч узсын, хәвеф-хәтәрләр булмасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International