Татарстан Республикасы Хезмәт ,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы " Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүлекнең шәфкать туташы Надежда Әһлиуллина тарафыннан чираттагы дәрес үткәрелде .Дәреснең темасы «Депрессия, безнең вакыт чире».
19 февраль көнне Мәдәният сараенда яшь буынга патриотик һәм эстетик тәрбия бирү максатыннан «Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән» дип исемләнгән район-шәһәркүләм патриотик җыр конкурсы узды.
19 февральдә Лениногорск пенсионерлар командасы Әлмәт шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының икенче этабында катнашты.
2019 елның 25 февралендә Мәдәният сараенда 17.30 сәгатьтә Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы, Казан кафедраль соборы архиерей хоры регенты Алисә Маминның "Огоньки"программасы белән концерты була. Концертта "Варвара"ансамбле катнаша.
Алимент күләме-табышлардан алынган өлешләрдә түләткәндә:
Ел саен пенсионер һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хрущев Георгий Петровичка ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде. Лениногорск нефть техникумы студентлары, волонтерлар -Толканов Тимофей, Муравцев Данил, Камалов Егор, Яковлев Валерий, Гаязов Динар, Кудряшов Кирилл территорияне кардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. Күрсәтелгән датадан соң дәүләт кадастр исәбен алу һәм әлеге күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә алу, планлаштырылган төзелеш яисә реконструкция турында һәм төзелеш яисә реконструкция тәмамланганнан соң, тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак.
Балалар сәнгать мәктәбендә Россия Рәссамнар берлегенә кандидат, Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рөстәм Хәбировның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә тиешле 14 егет «Лазертаг» хәрби - патриотик клубында булды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 20 февральдә язучан болытлы һава көтелә.