ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 20 февральдә язучан болытлы һава көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә минималь һава температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда -19. Көндез максималь һава температурасы -2..-7 градус.
Юлларда бозлавык.