Батырлык дәресләре

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә тиешле 14 егет «Лазертаг» хәрби - патриотик клубында булды.

 Чарада катнашучылар ике командага бүленде һәм бер-берсе белән автоматтан ату буенча ярышлар үткәрделәр.

Бәйрәм 4нче мәктәпнең актлар залында дәвам итте, анда балаларга Әфганстандагы сугыш турында фильм күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар.  Алар алдында Әфганстандагы сугыш ветераннары Рамил Даутов һәм Владимир Золотухин чыгыш ясады.Ветераннар балаларга укуларында уңышлар, көчле булырга, Ватанны яратырга һәм сакларга әзер булуларын теләделәр.

Мәктәп директоры Гаврилов Юрий Владимирович 13 номерлы ТОСның баш предприятиесе НГДУ «ЛН»кә мондый уенда ел саен катнашу мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерде.

Чараны 13 нче ТОС оештырылды, ул Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт белдерә, аларга ныклы сәламәтлек һәм тынычлык тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International