Ел саен пенсионер һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хрущев Георгий Петровичка ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде. Лениногорск нефть техникумы студентлары, волонтерлар -Толканов Тимофей, Муравцев Данил, Камалов Егор, Яковлев Валерий, Гаязов Динар, Кудряшов Кирилл территорияне кардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
Хезмәт десанты йорт ишегалдында кар чистартты, йорт түбәсе һәм территория кардан чистартылды. «Сезгә зур рәхмәт, өлкәннәрне онытмаучыларга һәм ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, диде ветеран.