Балалар сәнгать мәктәбендә Россия Рәссамнар берлегенә кандидат, Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рөстәм Хәбировның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә график эшләр һәм акварельләр тәкъдим ителгән. График мотивлар төрледән-төрле: туган як күренешләре, төрле табигый мотивлар, Татарстанның тарихи корылмалары - Болгар шәһәре һәм башкалар.
Рөстәм Хәбировның эшләре фәлсәфи, серле, табигый мотивларга бай. Шулай ук күргәзмәдә авторлык стилистикасында ирекле, җиңел манерада эшләнгән кечкенә акварель-пейзажлар да бар.