Лениногорскиның пенсионерлар командасы өченче урын алды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19 февральдә Лениногорск пенсионерлар командасы Әлмәт шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының икенче этабында катнашты.

 Быел безнең команданы тәҗрибәле шахматчылар: Виктор Токарев, Антонина Арсланова, Ольга Вахтерова, Инфат Хәйруллин тәкъдим итте.

   Безнең команда мактаулы өченче урынга лаек булды!

  Лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International