ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгы гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проектын эшләде. Закон кабул ителү белән гаражлар документлары булмаган гражданнар аларны үз милекләренә рәсмиләштерү һәм алар астындагы участок сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 21 март кичендә, 2019 елның 22 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2019 елның 11-22 мартында Россия Федерациясе территориясендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең 1 этабы уздырылды. “Логос” балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологлары лекция чыгышлары, наркомания һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча тренинг дәресләре, буклетлар тараттылар. Акциядә шәһәрнең уку йортларыннан 253 кеше катнашты.

Кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы урынбасары И. А. Мөхәммәтшин, шул ук бүлекнең баш белгечләре-экспертлары Л. В. Морадова һәм Г. М. Мөхетдинова белән очрашты. Очрашуда Лениногорск районында кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештыру, кәрәзле элемтә кибетләрендә, катлаулы көнкүреш техникасы, интернет-кибетләр салоннарында түгәрәк өстәлләр үткәрү, әлеге кибетләрне сатучылар өчен укыту семинарлары үткәрү, шулай ук кулланучыларга хокукый белем бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

20 мартта Татарстан  Республикасы һөнәр  берлеге  оешмасының  Фәридә Гарифуллина рәислегендә   киңәйтелгән утырышы  узды.  Анда  һөнәр  берлеге  оешмасының  2018 елгы  эшчәнлегенә  йомгаклар  ясалды.   Утырышта  район,  эре  башлангыч  һөнәр берлекләре  оешмалары рәисләре,  республика  һөнәр берлеге  оешмасының    контроль-ревизия   комиссиясе  әгъзалары катнашты. 

2019 елның 20 мартында янгын куркынычсызлыгы максатыннан,  үзәк мәйданда «Форпост» үзәге активистлары коткару хезмәтенең телефон номерлары белән «Мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы чаралары турында» дигән белешмәлекләр тараттылар.

20 март көнне балалар китапханәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча гаилә конкурсы үткәрде, анда 2 нче мәктәпнең 2 "Б" сыйныфы укучылары һәм ата-аналары катнашты.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архив бүлеге сезнең игътибарга банкротлык нәтиҗәсендә юкка чыгарылган Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә булган яки башка сәбәпләр буенча башкарма комитетның архив бүлегенә сакланучы документлар кермәгән оешмалар исемлеген тәкъдим итә.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә автобусларда пассажирлар йөртүне лицензияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International