Мэриядә автобус йөртүгә лицензия бирү сораулары буенча киңәшмә узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә автобусларда пассажирлар йөртүне лицензияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәгә автобуслары булган предприятие һәм оешма вәкилләре чакырылган иде. 2019 елның 1 мартыннан барлык автобусларда, шул исәптән үз ихтыяҗлары өчен пассажирлар йөртүне лицензияләү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде.

РФ Хөкүмәтенең «Пассажирларны һәм башка затларны автобус белән ташу эшчәнлеген лицензияләү турында»гы карарын үтәү тәртибе турында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марат Якупов таныштырды. 1 июльгә кадәр автобуслары булган һәм файдаланучы физик һәм юридик затларга лицензия алырга һәм автобуслар реестрына кертергә кирәк.

Лицензияләү процедурасы белән тулырак Ространснадзор рәсми сайтында танышырга мөмкин: ugadn16.tu.rostransnadzor.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International