20 март көнне балалар китапханәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча гаилә конкурсы үткәрде, анда 2 нче мәктәпнең 2 "Б" сыйныфы укучылары һәм ата-аналары катнашты.
Конкурсны «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактикасы буенча баш белгече Сергеева Эльмира Захар кызы, китапханә мөдире Янбатырова Гүзәл Равил кызы, ЮИД түгәрәге җитәкчесе Грачева Любовь Федоровна бәяләде.
Кечкенә генә аерма белән «Светофорики» командасы җиңде. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.