ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Язгы чор башлану белән су объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге язгы чорда сулыклар тирәсендә җәяү йөрү һәм боз астыннан балык тоту вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.

"Йолдыз» телеканалы ел саен үткәрелә торган «Яңа йолдыз-2020»Бөтенроссия вокал конкурсының кастинглар башлануын игълан итә. Иҗади смотр Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында үзмәшгульләр күләгәсеннән чыгару буенча эксперимент старт алды. Әлеге эксперимент шулай ук Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә дә уза.

2019 елның 23 һәм 24 мартында Яр Чаллы шәһәрендә «ВИТЯЗЬ» яшьләр спорт мәктәбе базасында Россия Федерациясе Кораллы көчләре махсус бүлекчәләренең ветераннарына багышланган хәрби хезмәткә кадәрге яшьләр арасында кул көрәше буенча XXV Россия беренчелеге узачак. Ярышларның финал өлешен ачу тантанасы 2019 елның 24 мартында, 12.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә «ВИТЯЗЬ» спорт мәктәбе базасында узачак.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында декларация уңайлы электрон сервис аша бирә ала.

Традицион почта хезмәтләрен цифрлы форматка күчерү кысаларында милли почта операторы яңа хезмәтләр – шалтырату буенча хәбәр итү һәм тапшыру турында электрон хәбәрнамә җибәрә. Россиялеләр алардан бөтен ил буенча файдалана ала.

Татарстан почта элемтәсенең авыл бүлекләренә цифрлы приставкалар сатуга чыгарылды. Хәзер ерак торак пунктларда яшәүчеләр, район үзәгенә бармыйча, якындагы почта аша цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар сатып ала алалар.

Узган елдагы кебек үк, тавыш бирү адреслы булачак, ягъни муниципаль район халкы бары тик үз районы территориясе өчен генә тавыш бирә алачак. Бу исә әлеге территориядәге җәмәгать киңлекләрен карап йөрүчеләрнең һәм халыкның шәхси фикерен алырга мөмкинлек бирәчәк.

2019 елның 6 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 06.03.2019 №22-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законның 45 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законга кул куелды.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тиешле мөрәҗәгатьләр килү белән бәйле рәвештә түбәндәгеләрне аңлата:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International