2019 елның 11-22 мартында Россия Федерациясе территориясендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең 1 этабы уздырылды. “Логос” балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологлары лекция чыгышлары, наркомания һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча тренинг дәресләре, буклетлар тараттылар. Акциядә шәһәрнең уку йортларыннан 253 кеше катнашты.
Шәһәр мәйданында, «Логос» үзәге волонтерлары «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы», «Наркотикларга юк!» дигән белешмәлекләр таратты.