Кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы урынбасары И. А. Мөхәммәтшин, шул ук бүлекнең баш белгечләре-экспертлары Л. В. Морадова һәм Г. М. Мөхетдинова белән очрашты. Очрашуда Лениногорск районында кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештыру, кәрәзле элемтә кибетләрендә, катлаулы көнкүреш техникасы, интернет-кибетләр салоннарында түгәрәк өстәлләр үткәрү, әлеге кибетләрне сатучылар өчен укыту семинарлары үткәрү, шулай ук кулланучыларга хокукый белем бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Параллель рәвештә Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән очрашу узды.
"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын бергәләп гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.