ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның язгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре (КФҮ) аша алып барылачак.

Казанда “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр. Безнең районнан да бердәнбер җиңүче бар.

11 апрельдә «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре инициативасы белән “Хатын-кызлар консультациясе” базасында «Милли, раса һәм мәдәни аермаларны хөрмәт итү. Дискриминацияне тыю» темасына мероприятие  үткәрелде. Мероприятиядә акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Н. Багаева, хатын-кызлар консультациясе мөдире Ф. Ташбулатова, дин әһелләре -Лениногорск «Изге Троица» гыйбадәтханәсе рухание протоиерей Иоанн Антипов, Булат хәзрәт Раупов, башкарма комитет вәкиле, «Исток-Башлангыч» белгечләре,  политехник колледж  студентлары,  үзәк район хастаханәсе пациентлары катнаштылар.

16 апрель көнне халык өчен хезмәт сораулары буенча “кайнар линия” эшләячәк. Татарстанда Кеше хокуклары буенча Уполномоченный Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе  гражданнарның хезмәт хокукларын яклау сораулары буенча консультация бирәчәк.

Бүген космонавтика көне, әлеге көнне бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Ул космоста булган беренче кешегә багышланган, әлеге вакыйга 1961 елның 12 апрелендә була. Нәкъ шул көнне совет космонавты Юрий Гагарин Җир тирәли беренче әйләнеш ясый. Шул чордан космосны өйрәнү башлана. Космос темасы тормышка үтеп керү, открыткалар, сувенирлар чыгара башлыйлар.

10нчы мәктәптә республика һәм муниципаль олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге чара тантаналы төстә үтте.

Семинар мәктәпкәчә белем бирүдә сәламәтлек саклау тирәлеген оештыру темасына багышланган иде. Анда Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы һәм Чирмешән районы педагоглары катнашты. Семинарда катнашучылар традицион булмаган спорт җиһазы күргәзмәсен, презентация һәм театральләштерелгән күренеш карады.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 12 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә.

12-15 апрельдә хезмәт сораулары буенча "кайнар линия" эшлиячәк.  Аның кысаларында Республикада кеше хокуклары буенча вәкиллек Аппараты хезмәткәрләре, Республика Дәүләт хезмәт иснпекциясе хезмәткәрләре, Татарстан профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга хезмәт сораулары буенча консультация бирәчәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International