16 апрель көнне халык өчен хезмәт сораулары буенча “кайнар линия” эшләячәк. Татарстанда Кеше хокуклары буенча Уполномоченный Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарның хезмәт хокукларын яклау сораулары буенча консультация бирәчәк.
“Кайнар линия” эшләү вакыты: 16 апрель, 09.00 – 17.00 сәгать аралыгында, адресы: Казан шәһәре, К.Маркс ур, 61, 3нче кат)
Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80.