Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова республика күләмендә җиңүче булды

2019 елның 12 апреле, җомга

Казанда “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр. Безнең районнан да бердәнбер җиңүче бар.


Төрле номинацияләрдә муниципаль идарә өлкәсендә эшләүчеләрне билгеләделәр. Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова “Шәһәр-авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булды. Диплом белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International