11 апрельдә «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре инициативасы белән “Хатын-кызлар консультациясе” базасында «Милли, раса һәм мәдәни аермаларны хөрмәт итү. Дискриминацияне тыю» темасына мероприятие үткәрелде. Мероприятиядә акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Н. Багаева, хатын-кызлар консультациясе мөдире Ф. Ташбулатова, дин әһелләре -Лениногорск «Изге Троица» гыйбадәтханәсе рухание протоиерей Иоанн Антипов, Булат хәзрәт Раупов, башкарма комитет вәкиле, «Исток-Башлангыч» белгечләре, политехник колледж студентлары, үзәк район хастаханәсе пациентлары катнаштылар.
Әлеге чараның максаты-дөньяда төрле расаларның һәм милләтләрнең күп төрле составы турында гомуми күзаллау формалаштыру, хәзерге җәмгыятьтә дискриминация күренешләре белән таныштыру, шулай ук кешеләр хокукларына, гаилә кыйммәтләре бергәлегенә хөрмәт, толерантлык тәрбияләү.
«Исток-Башлангыч» үзәгенең социаль эш буенча белгече Горбунова Снежанна үзенең докладында расизм һәм милләтчелек сәбәпләре турында сөйләде. Юрисконсульт Нигъмәтуллина Гүзәл чарада катнашучыларны дөньядагы иң эре халыкара һәм төбәк хокук саклау механизмнары белән таныштырды. Дин әһелләре һәрбер катнашучыны тынычлык һәм тәртипкә өндәделәр, дини һәм милли күзаллауларга карамастан, кешеләр арасында әхлакый, рухи элемтә турында сөйләделәр.
Баш табиб урынбасары Николай Багаев хәзерге дөньяда гаилә институтын формалаштыру һәм саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы , сәламәт яшәү рәвешен саклау кирәклеге турында аңлатты.
Әлеге чарада катнашучыларның барысы да җәмгыятьтәге тынычлыкны һәм тәртипне саклау, туган-тумачаларыңны, якыннарыңны һәм бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлау мөһим дигән бердәм фикергә килделәр.