Бүген космонавтика көне, әлеге көнне бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Ул космоста булган беренче кешегә багышланган, әлеге вакыйга 1961 елның 12 апрелендә була. Нәкъ шул көнне совет космонавты Юрий Гагарин Җир тирәли беренче әйләнеш ясый. Шул чордан космосны өйрәнү башлана. Космос темасы тормышка үтеп керү, открыткалар, сувенирлар чыгара башлыйлар.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “Космос” темасына предметлар күрергә мөмкин. Тик алар күп түгел. Шәһәрлеләрне үзләрендә булган истәлекләр – значок, марка, сувенир, газетлар, техника белән музей фондын тулыландырырга ярдәм итәргә чакырабыз.