ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12-15 апрельдә хезмәт сораулары буенча "кайнар линия" эшлиячәк.  Аның кысаларында Республикада кеше хокуклары буенча вәкиллек Аппараты хезмәткәрләре, Республика Дәүләт хезмәт иснпекциясе хезмәткәрләре, Татарстан профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга хезмәт сораулары буенча консультация бирәчәкләр. 

Язгы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның ныклыгына йогынты ясый. Шуның белән су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

Лениногорск балалар музыка мәктәбендә "Дарю вам музыку"  китабын тәкъдир итү кичәсе үтте, ул мәктәпнең юбилее кысаларында оештырылды. 

Лениногорск районы һәм шәһәре буенча пенсия фонды идарәсе хезмәтләр алу өчен алдан язылу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә,  телефон: (885595) 5-05-45.

Прокуратура хезмәткәрләре 6 апрельдә Яңа Чишмәдә республика прокуратура органы хезмәткәрләренең VIII Спартакиадасының зональ этабында катнашты.  

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Талпан  энцефалите»дигән темага медицина туташы Надежда Аглиуллина  төркемдә дәрес үткәрде.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

«Агрофирма Лениногорская» җәмгыяте базасында орлык материалын язгы чәчүгә әзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, «Россельхозцентр» филиалы бүлеге белгечләре,  авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

29 марттан ана капиталы программасына төзәтмәләр үз көченә керде, ул гаиләнең торак хәлен яхшыртуга тотачак средстволарына кагыла.

Апрель-май айларында «Чиста ил» партпроекты кысаларында узачак «Бердәм Россия» өмәләрендә 900 меңнән артык кеше, шул исәптән 31 мең «Бердәм Россия»депутатлар корпусы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу хакта партпроектның федераль координаторы, Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Яшел карандаш” конкурсының башлануы турында хәбәр итә. Анда 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 20 марттан 20 апрельгә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International