ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!

Шәһәр һәм район тормышындагы актуаль сораулар "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә каралды. Ул район Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтеп, анда оешма һәм предприятие, төрле служба җитәкчеләре катнашты. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм аның башлануының 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннарның ике айлыгы» социаль акциясен үткәрә.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк."Ветераннар ике айлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көн өчендә уздырылачак!

Лениногорскида юлларны юа башладылар. Бүген Садриев, Ленинградская, Крупская, Шашин урамнарында юллар юыла башлады. Бу эш шәһәр предприятиеләре көче белән башкарыла һәм 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне, ветеран-нефтьче Дорофеев Николай Степанович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Чирмешән районында туган ул, гаиләсе белән 1954 елда безнең шәһәргә күченеп килгән.

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р номерлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында сезгә Россия яшьләре АИС системасында теркәлү башлану турында хәбәр итәбез (myrosmol.ru) түбәндәге округ яшьләр форумнарына:

Шәһәрнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре шәһәркүләм өмәдә катнашты. Эш ишек аллларында оештырылды. Шәһәрнең актив кешеләре чүп-чар җыйды, чәчәкләр утыртырга урын әзерләделәр. 4нче һәм 13нче ТОСлар иң активлар булды, анда өмәгә 100ләп кеше чыкты. Барлыгы 233 кеше катнашты, 2 машина чүп чыгарылды. 

19 - 21 апрельдә Лениногорскида «Татнефть» җәмгыяте, шәһәр администрациясе, теннис федерациясенең хәйриячелек ярдәме белән Теннис-Холлда Космонавтика көненә багышланган  теннис турниры үтте.

Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә алтынчы тапкыр еллык республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторинасы үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы мәчетләр каршындагы курсларында укучылар арасында үткәрелде.

21 апрельдә Бөгелмәдә Шинкекушинкай буенча беренчелек үтте. Анда республика районнарыннан 293 спортчы катнашты. Лениногорскиның  "FIGHT CLUB KATANA" командасы турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International