Лениногорскида юлларны юа башладылар. Бүген Садриев, Ленинградская, Крупская, Шашин урамнарында юллар юыла башлады. Бу эш шәһәр предприятиеләре көче белән башкарыла һәм 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәрлеләрне әлеге урамнарда машиналарын калдырмаска чакырабыз.