Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 294 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” фонды рухи яңарыш фонды стипендиаты булды. 21 апрельдә Казанда тантаналы төстә Ленниогорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алсу Хасбиуллинага стипендиат дипломы тапшырдылар. Әлеге дипломга Татарстанның 10 сәләтле егете һәм кызы лаек булды.
Конкурска нәтиҗә Казан Кремлендә ясалды. Җиңүчеләр арасында Лениногорск оешма һәм предприятиеләре дә бар.
Сарабиккол мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре темасына әңгәмә үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр, төрле хәлләрне карадылар. Фильм карап, белемнәрен ныгыттылар.
20 апрельдә Яр Чаллыда ХI Открытый АРТ-фестиваль үтте. Анда Ленниогорск сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
29 апрельдә хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре белән бәйле «кайнар телефон линиясе” эшлиячәк.
Ел саен язгы чорда янгын куркынычсызлыгы белән бәйле иҗтимагый формированиеләрнең, оешмаларның барлык көчләре янгыннарны профилактикалау буенча чаралар үткәрүгә, янгын вакытында кешеләрнең җәрәхәтләнүен һәм үлүен кисәтүгә юнәлдерелгән.
Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль идарәсе 15-29 апрельдә вакцинопрофилактика буенча "кайнар линия" үткәрә. 8 (85595) 5-76-43, 8:00 - 17:00 сәг. кадәр
Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!