Шәһәр һәм район тормышындагы актуаль сораулар "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә каралды. Ул район Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтеп, анда оешма һәм предприятие, төрле служба җитәкчеләре катнашты.
Җитәкчеләр үткән атнадагы хәлләр, планнар һәм проблемалар турында хәбәр итте.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов утырышта катнашучыларның игътибарын санитар-экологик икеайлык, янгын куркынычсызлыгы, язгы кыр эшләре, тантаналы чаралар үткәрүгә әзерлек кебек чараларга юнәлтте. Җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде.