19 - 21 апрельдә Лениногорскида «Татнефть» җәмгыяте, шәһәр администрациясе, теннис федерациясенең хәйриячелек ярдәме белән Теннис-Холлда Космонавтика көненә багышланган теннис турниры үтте.
Анда Россиянең төрле шәһәрләрендә: Казан, Уфа, Самара, Тольятти, Ижевск, Чистай, Туймазы, Менделеевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Нәтиҗәләр:
1 урын: Василий Майоров, Тольятти
2 урын: Камил Афзалов, Әлмәт
Кызлар арасында:
1 урын: Әминә Муллаҗанова, Менделеевск
2 урын: Анфиса Авилова, Тольятти