Юбилее белән котладылар!

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

 

Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне, ветеран-нефтьче Дорофеев Николай Степанович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Чирмешән районында туган ул, гаиләсе белән 1954 елда безнең шәһәргә күченеп килгән.

40 елдан артык нефть-газ чыгару компаниясе системасында эшләгән, лаеклы ялга киткән. Хатыны Зинаида Александровна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем биргәннәр. Өлкән улы әтисе линиясе буенча киткән. Балалар-аның горурлыгы. Ә биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы уңышлары ветеранны куандыра.   Юбилярны «Лениногорскнефть» идарәсенең ветераннар Советы һәм туган предприятиесе профкомы, 10 нчы ТОС вәкилләре котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранны юбилее һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International