3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча Татарстан Беренчелегеннән призлы урыннар алып кайтты.
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен уяу булырга, алдан ук чараларын күрергә кирәк. Бу чорда кипкән үлән, чүп-чар яндыру, чын мәгънәсендә, проблемага әверелә.
14 майда "Форпост" үзәге активистлары "Дөньяда ышаныч" акциясен үткәрде. Ул халыкның балаларның ышаныч телефоны турында мәгълүматын арттыруга юнәлдерелгән иде.
2016-2021 һәм 2030 елларга Лениногорск муниципаль районының социаль- икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.
Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда алдан тавыш бирү процедурасын уздыру кысаларында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.
1994 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясы карары буенча 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Лениногорскның мәшгульлек үзәге белгечләре "РУМ" укыту үзәге психологлары белән берлектә Зеленая Рощадагы М.Горький исемендәге мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 15 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, көндез урыны белән яңгыр көтелә.
2019 елга Лениногорск муниципаль районында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча Координация советының эш планы нигезендә, 2019 елның узган чорында Координация Советының 8 утырышы үткәрелде, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Лениногорск муниципаль районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында җитештерү травматизмын кисәтү һәм сәбәпләре; хезмәтне саклау буенча конкурс һәм балалар рәсемнәре конкурсы үткәрү; 2019 елда Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык чараларын финанс ягыннан тәэмин итү планы; предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итүнең нәтиҗәле эшли торган системасын төзү турында; төзелеш оешмаларында хезмәт шартлары һәм саклауның торышын уртак тикшерүләр үткәрү, эш урыннарында булган куркынычлыкларны ачыклау һәм аларны вакытында бетерү турында; язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХларының хезмәтне саклауны һәм иминлеген тәэмин итү буенча эше турында; 2019 елның апрелендә хезмәтне саклау көнен уздыруда катнашу турында; бәхетсезлек очрагына юл куйган предприятиедә күчмә утырыш («Көньяк-Көнчыгыш җитештерү компаниясе»ҖЧҖ).
10 май көнне ГХАТ бүлегендә гадәттәгечә мәктәп укучылары булып китте. Бу юлы 5нче мәктәп укучылары белән «Семьеведение» курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде.