Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда алдан тавыш бирү процедурасын уздыру кысаларында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.
Очрашуда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рәгать Хөсәенов, V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының ремонт, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигуллин, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм Лениногорск районы халкы катнашты.
Рәгать Хөсәенов һәм Ринат Шәфигуллин «Бердәм Россия» партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар итеп алдан тавыш бирү өчен кандидатлар сыйфатында теркәлгән. Алар очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар. Теләге булучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхсән бирә алдылар.
26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне булачак.
Бу көнне республиканың теләгән барлык сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачаклар. Республика буенча барлыгы 460 хисап участогы ачылачак.
Һәр сайлаучы 2 бюллетень алачак һәм ул «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак.
Алдан тавыш бирү турында күбрәк сайтка кереп белеп була: PG.er.ru. Анда алдан тавыш бирү барышы һәм теркәлгән кандидатлар турында бөтен мәгълүмат бар.
Шулай ук мәгълүматны «кайнар линия» +7 987-225-20-18 телефоны буенча алырга мөмкин.
26 майда Дәүләт хезмәтләре порталында «расланган» аккаунты булган барлык теләүчеләр дә өйдән чыкмыйча тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә бары тик бер тапкыр гына катнашырга мөмкин.
Лениногорскилыларны алдан тавыш бирү кысаларында үткәрелгән чараларда актив катнашырга чакырабыз.