3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча Татарстан Беренчелегеннән призлы урыннар алып кайтты.
Беренчелек Түбән Камада узды. Анда 2006-2007 елгы яшүсмерләр катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында Әмирхан Хәбиров, Федор Шершнев җиңүче булды. Икенче урында Руслан Моисеев, өченче урынны Артем Дәүләтшин, Әмир Бакиев, Артур Хәмидуллин алды.
Шул ук вакытта Түбән Камада республика турниры да узды. Үз үлчәү категориясендә Азамат Шәмарданов, Кирилл Маркин җиңүче булды. Икенче урынны Артур Маилян, Ильгинар Хәйбрахманов һәм Сармат Хәйров алдылар. Өченче урында – Әмир Гимадиев, Роберт Шәймөхәммәтов, Роберт Черевов.