2019 елга Лениногорск муниципаль районында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча Координация советының эш планы нигезендә, 2019 елның узган чорында Координация Советының 8 утырышы үткәрелде, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Лениногорск муниципаль районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында җитештерү травматизмын кисәтү һәм сәбәпләре; хезмәтне саклау буенча конкурс һәм балалар рәсемнәре конкурсы үткәрү; 2019 елда Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык чараларын финанс ягыннан тәэмин итү планы; предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итүнең нәтиҗәле эшли торган системасын төзү турында; төзелеш оешмаларында хезмәт шартлары һәм саклауның торышын уртак тикшерүләр үткәрү, эш урыннарында булган куркынычлыкларны ачыклау һәм аларны вакытында бетерү турында; язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХларының хезмәтне саклауны һәм иминлеген тәэмин итү буенча эше турында; 2019 елның апрелендә хезмәтне саклау көнен уздыруда катнашу турында; бәхетсезлек очрагына юл куйган предприятиедә күчмә утырыш («Көньяк-Көнчыгыш җитештерү компаниясе»ҖЧҖ).
Хезмәтне саклау буенча барлык мәгълүмат Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең рәсми сайтында урнаштырыла. Февраль аенда сайтта 2019 елның 22-26 апрелендә Сочи шәһәренең Баш медиаүзәгендә узачак V Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасын үткәрү һәм 2019 елның 11 апрелендә хезмәтне саклау төбәкара ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Казан ярминкәсе» ААҖнең Конгресс - үзәгендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019 «XI республика конкурсын үткәрү турында мәгълүмат һәм башка хәбәрләр урнаштырылды.