Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен уяу булырга, алдан ук чараларын күрергә кирәк. Бу чорда кипкән үлән, чүп-чар яндыру, чын мәгънәсендә, проблемага әверелә.
Җыелган чүп-чардан арынуның исә ешрак иң гади юлын – ут төртеп яндыруны сайлыйбыз. Ә бит моны торак пунктлар территорияләрендә, урманнарда, предприятиеләр һәм шәхси йортлар яннарында эшләргә ярамый. Торак пунктларны, икътисад объектларын ландшафт янгыннарыннан саклау өчен минераллаштырылган полосалар булдырырга, территорияләрне коры үләннәрдән һәм чүп-чардан чистартырга кирәк. Кипкән үләннән тиз генә котылам дип, аңа ут төртү төзәтеп булмаслык зур бәлагә китерергә мөмкин – коры-сары буйлап йөргән утны тиз генә туктатам димә!
Дәһшәтле янгын беркемне дә һәм бернәрсәне дә аямый. Телевизордан күрсәткән сюжетларны карасаң, күпме җирдә урманнар яна. Ә бит ут кайда да шул ут инде ул, сак булмасак, безнең авыллар, безнең йортлар да шул хәлгә төшәргә мөмкин.
Район янгын күзәтчелеге хезмәте янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәү кирәклеген искәртә. Утны су белән генә сүндереп була. Ә җәй көннәрендә кайбер торак пунктларда су дефицитка әйләнә. Шуңа күрә су башняларын су алу җайланмалары белән җиһазлауны, буалар корып куюны, елга-күлләргә, ясалма сулыкларга килү юлларын җайлауны алдан кайгыртып куярга кирәк.
Дамир Вильданов, янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы