1994 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясы карары буенча 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Ныклы гаилә иҗтимагый корылышка, илебезнең һәм республикабызның уңышлы социаль-икътисади үсешенә нигез булып тора. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.
Кадерле дуслар, без сезне чын күңелдән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз! Өй җылысын кадерләп саклыйк! Һәр гаиләдә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!