ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында "Закон территориясе" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. "Район һәм шәһәр территориясендә хокук саклауга керткән өлеше" номинациясендә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җиңеп чыкты. 

Лениногорск районында комбайннар парады үтте, ул техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерү белән бергә алып барылды. 

19 июльдә республика территориясендә көчле җил һәм яшен көтелә.  Җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. 

12 июльдә танылган педагог Миргасыйм Вәлиевнең оныклары һәм оныкчыклары Лениногорск Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. 


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның 18 июлендә Лениногорск шәһәренең 8 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны кабул итте. 

18 июльдә "Форпост" үзәге активистлары "Без экстремизмга каршы" дигән акция үткәрде.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 19 июльдә республика территориясендә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр, иртән томан көтелә. 

Россиядә күптән түгел торак йортларда коммерция объектларын урнаштыруга кагылышлы РФ Торак кодексына үзгәрешләр үз көченә керде. Закон гражданнарга торак булмаган һәм кире торак урыны билгеләнешен үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм сайланган билгеләнешенә бәйле рәвештә бинаны эксплуатацияләү өчен билгеле бер стандартлар билгели. Күп катлы торак йортта коммерция эшчәнлегенең нинди төрләрен алып баруы турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары сөйләде.

Республикада Эшче һөнәрләр елы кысаларында, "Исток-Башлангыч" үзәгендә социаль педагог Тамара Тимофеева балигъ булмаганнар өчен һөнәр сайларга ярдәм итә торган уен үткәрде. 

Җәй җитү белән, термометр баганасы 30 градуслы билгедән артып киткәндә, урамда һәм биналарда бөркү була башлагач, кешеләр теләсә нинди салкын эчемлекләр белән сусауны басу мөмкинлеген эзлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International