2019 елның 1 августыннан 2018 елда эшләгән пенсионерларга узган ел эш нәтиҗәләре буенча, ягъни шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу күрсәткечләре буенча иминият пенсияләрен исәпләү арттырылачак. Гражданнарның эш бирүчеләре тарафыннан кертелгән шәхси счетларына кергән иминият кертемнәре яңадан исәпләү өчен нигез булып тора.
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 18 июльдә республика территориясендә урыны белән яшен көтелә, җил көчәергә мөмкин.
20 июльдә "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында күп төрле мәдәни чаралар узачак.
"Форпост" активистлары "Куркынычсыз балачак - 2019" Бөтенроссия акциясе кысасында балалар һәм әти-әниләр өчен куркуынычсызлык чарасы турында профилактик әңгәмә үткәрде. Әлеге акция каникуллар вакытында балигъ булмаганнарны гадәттән тыш хәлләрдән профилактикалауга юнәлдерелгән.
2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ивановлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм вәкилләре өчен «түгәрәк өстәл» узды.
Чараны үткәрү кысаларында Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсумова анда катнашучыларны 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында республика халкы өчен Кайнар линия оештырылды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кадастр палатасының планлы бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнарның мәгълүмат, белешмә, аналитик һәм консультация хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы сорауларына җавап бирде. Кайбер сорауларга җаваплар белән танышыгыз:
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева үз эшендә җеп белән рәсем ясау техникасын куллана.
16 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә А.Алексинның «В стране вечных каникул» әсәре буенча уен-викторина үтте. Анда 1,3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде.
16 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 13 нче мәктәп яны лагере балалары өчен «По морям, по волнам: выдуманные и невыдуманные истории об обитателях моря» уен программасы булып узды.