Татарстан Эчке эшләр министрлыгында "Закон территориясе" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. "Район һәм шәһәр территориясендә хокук саклауга керткән өлеше" номинациясендә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җиңеп чыкты.
"Авыл җирлегендә хокук саклауга керткән өлеше" номинациясендә Шөгер авыл җирлеге Башлыгы Радик Гафиятуллин җиңүче дип танылды.
"Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Айдар Хисмәтуллин җиңүче булды.
"Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше, яшьләр һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт" номинациясендә "Ровесник" яшүсмерләр клубы берләшмәсе директоры Елена Демакина җиңүче булды.
ЧОП «ЛексЛайн» директоры Анатолий Егоров " Шәхси сак оешмаларын җәмәгать тәртибен саклауга тарту" номинациясендә лауреат булды. Котлыйбыз!