Лениногорск районында комбайннар парады үтте, ул техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерү белән бергә алып барылды.
Комбайннар парады 4 кустта: Куакбаш, Сарабиккол, Иске Иштирәк, Зеленая Рощада үтте. Аларның әзерлеген тикшерүдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, комиссия членнары, авыл хуҗалыгы идарәсе, Гостехнадзор һәм Россельхозцентр белгечләре катнашты.
Лениногорск районы механизаторлары техникаларының урып-җыюга әзерлеген күрсәтте. Урып-җыю эшенә 69 берәмлек ашлык җыю комбайны әзер, аларның 33е - чит илнеке. Урып-җыю эшләре 32466 гектарда башкарылычак,көнбагыш-2182 гектарда, рапс һәм горчица-1441 гектар мәйданда.