Республикада Эшче һөнәрләр елы кысаларында, "Исток-Башлангыч" үзәгендә социаль педагог Тамара Тимофеева балигъ булмаганнар өчен һөнәр сайларга ярдәм итә торган уен үткәрде.
Катнашучылар 2 төркемгә бүленеп, үзләре күз алдына китергән дөньяда хезмәт эшчәнлегенә бәйле үсеш үзенчәлекләрен чагылдырдылар. Ахырдан уенга нәтиҗә ясадылар.