14 июльдә Иске Шөгер авылында җырчы Илсөя Бәдретдинова үз төркеме һәм иҗатташ дуслары белән концерт оештырды.
Писмән - Ватан юлының 32 нче чакрымындагы тимер юл кичүендә Круглое Поле дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 25 нче июленнән алып 26 нчы июленә кадәр 9-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр автомобиль транспорты хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.
2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары һәм икътисадый күрсәткечләр турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Җәй - янгын куркынычы югары булган чор. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез бик мөһим. Менә алар:
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 22 июльдә урыны белән яшен, яңгыр, көчле җил көтелә.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 21 июльдә урыны белән яшен, көчле җил көтелә.
Һава температурасы төнлә +12..+17º, көндез +21..+26 градус.
4нче ТОСта 15 июльдән ишек алды лагеры эшли башлады. Анда күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 18 бала йөри.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 20 июльдә урыны белән яшен, көчле җил көтелә.
Мэриядә республика юстиция министры беренче урынбасары Айнур Газинурович Галимов лениногорскилыларны кабул итте.