ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, ТР Икътисад министрлыгы, ведомстволар вәкилләре катнашында Лениногорск муниципаль районы территориясендә бизнесны үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Татарстан Республикасының аналоглы эфир телетапшыруыннан цифрлы телевидениегә күчүе турында" брифинг булып узды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә аерым категория гражданнарга каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

2019 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә 213 километр суүткәргеч челтәр үткәрү планлаштырыла.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте илебезнең хәрби-тарихи мирасын саклауга һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы төбәк проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бөтенроссия хәрби-тарихи тематикалы проектлар конкурсы игълан итә.

15 июльдә региональ бюджеттан коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирүгә  заявкалар кабул ителә башлады. 


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә Лениногорск шәһәре 5 нче мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр килделәр.

26 июльдә Лениногорскида хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында «Автоледи - 2019 муниципаль конкурсының беренче этабы узачак.  Конкурс 11нче гимназиядә ( Кутузов урамы, 2нче йорт) узачак. 

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 400 нче сабыйның тууы рәсми рәвештә теркәлде.

18-22 августта Казанда республикадан читтә белем алучы студентларның икенче форумы узачак. Аның максаты - студентларга республика предприятиеләренә эшкә урнашу буенча мәгълүмат бирү.

2019 елгы президент грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер атнадан артык вакыт калды. Проектларны кабул итү 31 июльдә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International