Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Татарстан Республикасының аналоглы эфир телетапшыруыннан цифрлы телевидениегә күчүе турында" брифинг булып узды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә аерым категория гражданнарга каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
2019 елның 14 октябреннән Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевизион тапшыруларын киң күләмдә эшләтеп җибәрү һәм аналоглы цифрлы телевидение дәүләт челтәрен бер үк вакытта өзү гамәлгә ашырылачак.
Цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, торак пунктларда яшәүче гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә, 2019 елда иярчен (спутник) телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга (монтажлау, җайга салу) чыгымнар компенсациясе бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга (монтажлау, җайга салу) чыгымнарны компенсацияләү турында» 2019 елның 14 май 390 нчы карары нигезендә, иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм шуларны урнаштыру эшләренә бәйле чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Татарстанда компенсация алу хокукына җан башына уртача кереме, яшәү минимумының 1,5 тапкыр зурлыгыннан түбәнрәк булган торак пунктларда яшәүче йорт хуҗалыклары ия.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән карары белән цифрлы эфир телевизион тапшырулар колачлау тирәлегеннән читтә урнашкан торак пунктларның исемлеге расланды.
Компенсация билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- йорттагы һәр әгъзаның компенсацияне билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай эчендә керемнәрен раслый торган документлар;
- сатып алынган җиһаз өчен түләүне раслаучы документ;
- җиһазлар урнаштыру (монтажлау, көйләү) буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешү (кирәк булган очракта, урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү);
- җиһазлар урнаштыру (монтажлау, көйләү) буенча башкарылган эшләр (күрсәтелгән хезмәтләр) акты (урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү кирәк булган очракта).
" Моннан тыш, аналог телевидениясен караучы йортларда яшәгән гражданнарның аерым категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде", - билгеләп узды Эльмира Зарипова.
Компенсация цифрлы телевидение приставкасы яки телевизион антеннаның фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.
Компенсация алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:
- җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр;
- җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр,
- 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына уртача керем 20000 сумнан артмаган гаиләләр;
- җан башына уртача керем 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай эчендә керемнәрен раслый торган документлар;
цифрлы телевидение приставкасы һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенналар сатып алынганны раслаучы документ.
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.