Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевның 2017 елның 10 маендагы ДМ-П44-2952 номерлы күрсәтмәсе нигезендә Россия Мәдәният министрлыгы химаясе астында "Мәдәният. Россия грантлары" Интернет-порталы эшли башлады.
2019 елның 24 июлендә «Форпост» яшьләр үзәге вәкилләре «Дружба " балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 3 сменасында катнашучылар өчен пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидияләргә гаризалар кабул итү башланды.
"Балачак иминлеге-2019» Бөтенроссия акциясе кысаларында "Форпост" үзәге активистлары тарафыннан "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре»акциясе үткәрелде.
"Куркынычсыз җәй" акциясе кысаларында Лениногорск ЮХИДИ бүлеге һәм ОПОП хезмәткәрләре агитация-профилактик чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасында "Өлкән буын" гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» федераль проектын һәм "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2019 елда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасы медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында" 2019 елныж 19 гыйнвар, 25 нче карары белән билгеләнгән.
28 июльдә 9.00 сәгаьтә геофизиклар паркында Россия Хәрби-диңгез флотыкөненә багышланган тантаналы чара узачак.
25 июльдә «АиФ-Казань» редакциясендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре катнашында туры элемтә узачак. Укучыларның сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы Марина Фәттахова һәм Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирәчәк.
«РТПЦ Республики Татарстан» филиалы Лениногорск телеүзәгендә 6, 7, 8 августта ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, иртәнге 8 дән 18.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телетапшырулар программасы туктатылып торуы турында хәбәр итә.