Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, ТР Икътисад министрлыгы, ведомстволар вәкилләре катнашында Лениногорск муниципаль районы территориясендә бизнесны үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.
Кече эшмәкәрлек, кооперация һәм үзмәшгульлек проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында төрле ведомство экспертлары 5 түгәрәк өстәл барышында сөйләштеләр. Ведомство белгечләре үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау программалары турында сөйләделәр. Эшмәкәрләр белән эшчәнлекне гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Ә лениногорскилылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм консультация алдылар.
Лениногорск районына эш визиты кысаларында экспертлар шулай ук бизнес алып баруның агымдагы торышын карау максатыннан предприятиеләрдә булдылар.