18-22 августта Казанда республикадан читтә белем алучы студентларның икенче форумы узачак. Аның максаты - студентларга республика предприятиеләренә эшкә урнашу буенча мәгълүмат бирү.
Форумда катнашу өчен Татарстанда туып, читтә белем алучы, инновацион идеяләре булган студентлар чакырыла.
Заявкалар 25 июльгә кадәр http://www.compatriotsforum.ru/ сайты буенча кабул ителә.