2019 елгы президент грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер атнадан артык вакыт калды. Проектларны кабул итү 31 июльдә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә тәмамланачак.
Быел коммерцияле булмаган оешмалар проектларына ярдәм итүгә каралган 8 млрд сумның беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 1644 оешмага-җиңүчеләргә 3,3 млрд сум җибәрелгән инде. Калган сумма агымдагы конкурс нәтиҗәләре буенча бүленәчәк.
Барлык конкурс документларын, методик материалларны һәм катнашуның тулы шартларын Президент грантлары фонды сайтының "Конкурслар" бүлегендә табарга мөмкин . https://президентскиегранты.рф/public/contest/index.
Икенче конкурс нәтиҗәләре 14 октябрьдә билгеле булачак.