Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!
Кадерле ватандашлар!
Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бу икътисадый потенциалга, инвестицияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның милли проектларын һәм стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды.
Республика казанышларының ныклы нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы, халкыбызның бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау җәмгыятебездәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның һәм татарстанлыларның гражданлык аңы югары дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтте. Конкурентлыкка нигезләнгән көрәш шартларында вәкиллекле, көчле парламент төзелде. Сайлаучыларның күпчелеге республикада уздырыла торган социаль-икътисадый үзгәртеп корулар курсын хуплауларын белдерде.
Татарстанлыларның гражданлык активлыгы үсүен һәм аларның республикадагы үсеш-алгарыш процессында роле артуын билгеләп китү урынлы булыр. Сайлауда төрле сәяси көчләрнең катнашуы, шулай ук сайлаучылардан бик күп тәкъдимнәр алынуы шуны дәлилли. Республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына бу тәкъдимнәргә йомгак ясауны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда алардан файдалануны йөклим.
Гражданнарны социаль әһәмияткә ия булган карарлар кабул итү эшенә тартуда граждан җәмгыяте институтларының роле зур. Коммерция нигезендә эшләми торган социаль юнәлешле оешмаларга һәм Иҗтимагый советларга ярдәм күрсәтү чараларын тагын да арттырырга кирәк. Бу мөһим бурыч яңа составы ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына йөкләнә.
Республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын халык катнашуында билгеләүгә юнәлтелгән сынау проектын киңрәк җәелдерү, электрон тавыш бирү системасын үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген камилләштерү дәүләтнең һәм җәмгыятьнең үзара тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итүенә этәргеч бирәчәк.
Хакимият органнары вәкилләренә гражданнарның ышаныч белдерүе алар эшчәнлеген бәяләүнең иң мөһим күрсәткече булып торуын истән чыгарырга ярамый.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан үз тарихына һәрчак үтә сакчыл мөнәсәбәттә булды. Тиздән ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәчәкбез һәм бу вакыйга республика төзелә башлаган елларга, аның дан-шөһрәтле тарихына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә игътибарыбызны тагын да арттыра. Нәкъ менә шуңа да 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтлебез.
Якын арада юбилей чаралары программасы ачылачак. Анда халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздыру каралган. Бу эштә муниципаль берәмлекләребез, предприятиеләр һәм оешмаларыбыз, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Татарстанның иҗат көчләре катнашачак.
Мәдәният әһелләребездән гүзәл сәнгать әсәрләре көтеп калабыз! Өстәвенә, тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеге бирә.
ТАССРның 100 еллыгы якынлашканда бөтенроссия күләмендә уздырылган тавыш бирү йомгаклары буенча «Казан» халыкара аэропортына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме, ә Бигеш аэропортына Россия нефть химиясе тармагының күренекле эшлеклесе Николай Лемаев исеме бирелү символик мәгънәгә ия.
1990 елда республиканың Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү Татарстанның хәзерге үсешен билгеләгән мөһим вакыйга булды. Илнең актив үсештәге субъектларының берсе буларак, киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, Татарстан федераль үзәк белән үзара ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр корды, хәзер күп кенә төбәкләр һәм чит ил партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара.
Республикабызның бер гасырлык юбилеен билгеләп үткәндә, һичшиксез, аның казанышлары татарстанлыларның күп кенә буыннары хезмәтенә нигезләнгән булуын яхшы аңлыйбыз. Туган җиребезнең алгарышына бәһаләп бетергесез өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Фашистлар Германиясен тар-мар итү белән тәмамланган Бөек Ватан сугышы – республикабыз һәм илебез тарихындагы шанлы чор. Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу олы вакыйга безнең өчен һәрчак әхлакый һәм рухи маяк булып торды һәм киләчәктә дә шулай булачак дип ышанып әйтә алам.
Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Татарстаннан сугышка киткән һәр икенче кеше кире әйләнеп кайтмады. Олы кайгы һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды.
Илдә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән киләсе елда кадерле ветераннарыбызга, шулай ук сугыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Төзелгән мемориаллар, нәшер ителгән китаплар, бәйрәмнәр яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүнең үтемле чарасы булсын. Зурлап искә алуыбыз, хәтердә саклавыбыз – ата-бабаларыбыз каһарманлыгына, рухына иң яхшы һәйкәл.
Теләсә кайсы илнең һәм милләтнең киләчәге яшьләр кулында. Җәмгыятьтәге процессларның тагын да катлаулана баруы, егет-кызларның иҗтимагый тормышка аяк басканда хәвефле хәлләргә тару очракларының артуы аерым министрлык төзү турында кабул ителгән карарның дөреслегенә дәлил булып тора. Министрлыкның төп бурычы – яшьләрнең барлык категорияләре белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру. Бу хезмәтне башкарганда, инде сыналган эш рәвешләре белән беррәттән, яңалыкларны, заманча технологияләрне һәм юнәлешләрне дә кыюрак кулланырга кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү элеккечә өстенлекле бурычларыбызның берсе булып тора. Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясенә гомумфедераль карарларны исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр халыкларның милли-мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калуга, аларның рухи бербөтенлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый.
Минтимер Шәрип улы Шәймиевның күп телләр укытыла торган мәгариф комплекслары челтәре төзү турындагы башлангычы бик мөһим проект булып тора.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кешеләрнең үз-үзләрен нинди дә булса бер милләт вәкиле буларак тануы, халыкның милли составы үзгәрү мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Оештыручыларга бу эшнең гаять сизгерлек һәм сак мөнәсәбәт таләп итүен истән чыгармаска кирәк. Граждан җәмгыяте институтлары һәм абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр белән бергәләп аңлату эшләре алып барылырга, бу исә милләтләр белән бәйле чынбарлыкның объектив һәм төгәл чагылдырылуына этәргеч бирергә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Диннәр арасында, беренче нәүбәттә, христиан һәм ислам диннәре арасында багланышлар урнаштыру юнәлешендә тупланган тәҗрибәне без гаять кыйммәтле хәзинә буларак таныйбыз.
Традицион конфессияләрнең иҗтимагый роле артуын билгеләп китәргә кирәк. Аларның абруе, актив гамәлләре һәм карашлары дини җирлектәге экстремистлыкның таралуына киртә булып тора.
Халык өчен изге урыннарны торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Борынгы Болгарның һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең тарихи ядкарьләрен торгызуга һәм заманча тирәлек булдыруга гына түгел, иң мөһиме, болардагы рухи, дини тормышны яңадан тергезүгә ирешелде.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фондына, бу проектларның барлык иганәчеләренә тагын бер кат олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга 440 ел тулган елда Казан соборын яңадан торгызу тәмамланды. Хәзерге вакытта аның диварларына бизәк төшерү эшләре бара. Тиздән бу гыйбадәтханә бөтен дөньядан дин тотучыларны үзенә җәлеп итә торган изге урынга, республикабыз башкаласының мәдәни җәүһәрләреннән берсенә әверелер дип ышанам.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган тантаналы чараларны әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында бик зур роль уйнады.
Хөрмәтле депутатлар!
Һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән дөнья чемпионаты илкүләм әһәмиятле вакыйга булды. Бу хәрәкәтнең 60 еллык тарихында Россиядә шушындый зур халыкара чара беренче тапкыр үткәрелде. Бу чараның Казанда зур уңыш белән узуы бик күпләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга, Татьяна Алексеевна Голикова җитәкчелегендәге федераль оештыру комитетына, республика оператив штабына һәм эш төркемнәренә, предприятиеләр җитәкчеләренә, дөнья беренчелеген әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Катнашкан илләр һәм һөнәр төрләре саны ягыннан WorldSkills чемпионатында рекорд куелды. Яшь осталар үзләренең әзерлек дәрәҗәсе югары булуын эшләре белән исбатлап күрсәтте. Җиңүче дип танылган һәм бүләккә лаек булган Татарстан егетләренең исемнәрен аеруча зур горурлык белән атыйм. Болар – Айдар Миниев, Ислам Нигъмәтуллин, Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов. Бүген алар бу залда утыра. Егетләр, басыгыз әле! Ягез, алкышлыйк аларны!
Сүз дә юк, Чемпионат үзе генә түгел, бәлки һөнәри белем бирү өлкәсен үстерү, югары квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен туплаган кабатланмас тәҗрибәбез, белем һәм мөмкинлекләребез дә безнең өчен гаять кыйммәтле. WorldSkills чемпионатына дип төзелгән бина-корылмалар республикабызга әле бик күп еллар дәвамында хезмәт итәчәк.
Татарстанны хәзер бик күпләр уңышлы уздырылган киң колачлы халыкара чаралар аша таный. 2022 елда Казанда йөзү ярышлары уздырылачак. Анда бөтен дөньядан килгән спортчылар көч сынашыр дип көтелә. Шул ук елда республика башкаласы волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең берсе булачак. Ә 2025 елда бездә кабат Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Республика әлеге һәм башка зур спорт чараларында илебезнең лаеклы вәкиле булыр дип ышанам.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Чит илләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша.
Республикага быел Төрекмәнстан Президенты, ЮНЕСКОның генераль директоры, Казахстан Премьер-министры, Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы, берничә чит илнең вице-премьерлары һәм министрлары, 25 чит илнең Россиядәге илчеләре эш сәфәренә килде. Үз чиратында, Татарстан делегацияләре чит илләрдә эшлекле очрашуларда булып кайтты. Хезмәттәшлек турында әһәмиятле берничә килешүгә кул куелды.
Чит илләр төбәкләре белән, аеруча Германиянең аерым өлкәләре, Кытай провинцияләре, Казахстан, Үзбәкстан һәм Белоруссия өлкәләре белән хезмәттәшлекне киңәйтәбез.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, быел 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән вәкилләр катнашкан KazanSummit форумы кысаларында мөселман илләре белән алып барыла торган эш турында аерым әйтеп узасым килә.
Республика мәнфәгатьләрен үстерүгә этәргеч бирү һәм чит илләргә товарлар чыгаруны арттыру өчен безнең конкурентлык өстенлегебезне тәшкил иткән ватандашлар белән эшләүдәге мөмкинлекләребездән күбрәк файдаланып, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүне дәвам итәргә кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Хакимият органнары эшчәнлегендә кеше капиталын үстерү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Стратегия-2030 һәм республиканың барлык программалары (узган елдан алар ил Президенты йөкләмәсе нигезендә булдырылган милли проектларны гамәлгә ашыру чаралары белән ныгытылды) шуңа юнәлтелгән.
Биш ел элек бездә 27 программа гамәлдә булса, хәзер аларның саны 40 ка җитте. Бу программаларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан быел 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Ул яңа торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, поликлиникалар һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзүгә һәм аларны төзекләндерүгә тотылды. Җәмәгать урыннары – парклар һәм елга ярлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар тамырдан үзгәреш кичерде.
Эчә торган чиста су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авыл клублары төзү һәм аларны капиталь төзекләндерү, яшелчә саклау биналарын, ындыр табагы хуҗалыкларын, машина-трактор паркларын торгызу эшләре шулай ук авылга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Бакчачылык ширкәтләренә яңа юллар салынды, су каланчалары һәм скважиналар, шулай ук коммуналь каты калдыклар өчен мәйданчыклар төзелде.
Гражданнарның үз акчалары хисабына эшләр башкару программасы кысаларында күмәк ял урыннарын төзекләндерү, елга-күлләрне чистарту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, зиратларны карап тоту һәм башкалар эшләнә. Халыктан җыелган акчаның 1 сумына бюджеттан уртак финанслауга 4 сум акча бүлеп бирелә. Быел бу максатларга тоту өчен 1 млрд сум каралган.
Моннан тыш республикада транспорт инфраструктурасын үстерүгә, яңа юллар һәм күперләр төзүгә һәм төзекләндерүгә байтак акча бүлеп бирелә. Быел гына да бу сумма 32 млрд сум тәшкил итәчәк.
Тотылган акча һәм төзелгән объектлар күрсәткече булган саннар үзләре генә берни аңлатмый. Аларны тормышлары яхшыга үзгәргән тәгаен кешеләр, гаиләләр белән бәйләп карарга кирәк. Ә бу – безнең өчен иң әһәмиятлесе!
Сүз дә юк, безгә әле бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ирешелгән казанышлардан канәгать булып туктап калмыйча, алга барабыз. Татарстан поликлиникаларын яңартып кору буенча киң колачлы программа тәмамланганнан соң хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа программаны гамәлгә ашыра башлыйбыз.
Быелдан республикада балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү буенча «ҖӘЙ – БАЛАЛАРГА» дигән комплекслы программа эшли башлады. 3 ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сумнан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш.
Җәмәгать урыннарын тагын да уңайлырак итү программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәбез. Хәзерге вакытта 63 объектта эшләр тәмамланып килә, болар арасында халык яратып йөри торган Казансу елгасы белән Кабан күле яр буйлары да бар. Шәһәрләребездә һәм авылларыбызда әйләнә-тирә мохитне сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрү буенча башкарган эшләребез абруйлы Халыкара Ага Хан премиясенә лаек булды. Татарстанның һәрбер районында анда яшәүчеләрнең горурлыгына әйләнгән күмәк ял урыннары бар. Ә иң мөһиме – кешеләр аларны булдыруда бик теләп катнаша.
Шуңа бәйле рәвештә, без, татарстанлылар белән бергәләп, колачы һәм эш ысуллары ягыннан моңа кадәр тиңдәше булмаган «Безнең ишегалды» дигән программаны гамәлгә ашырырга уйлыйбыз. 1700 йортның ишегалдын төзекләндерү буенча башкарган эшләребез халыкның күңеленә шулай ук хуш килде. Гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 3 ел эчендә без республиканың барлык күпфатирлы йортлары ишегалларын кешеләргә уңайлы итәр өчен шартлар булдырачакбыз. Тагын 5980 ишегалды тәртипкә китереләчәк.
Гомумән алганда, республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда безгә әле бик күп эш башкарырга кирәк булачак. Һәрбер татарстанлы, кайда яшәвенә карамастан, уңай үзгәрешләрне тоярлык булсын. Бу – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Гражданнарыбыз өчен бик әһәмиятле тагын бер тема – торак һәм сатып алу һәркемнең хәленнән килерлек торак белән тәэмин ителгәнлек мәсьәләләре. Аларны, шул исәптән түбән бәядән ипотека алу, социаль арендага торак бирү, шулай ук экономия классына керә торган торак төзү кебек чаралар кулланып, федераль үзәк белән бергәләп хәл итү юлларын табарга кирәк.
Сүз дә юк, торакны төзеп кую белән генә эш бетми әле. Аның югары сыйфат һәм замана таләпләренә җавап бирергә тиешлеге белән бергә, уңайлы, тормыш өчен зарури булган инженерлык, транспорт челтәрен, социаль тирәлекне дә булдыру кирәк. Шуңа күрә, торак микрорайоннар торгызганда төзелешнең комплекслы алып барылуы тәэмин ителергә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Саулык – зур байлык, һәркем өчен бу бәхәссез хакыйкать.
Узган елда сәламәтлек саклау өлкәсен милли проектны исәпкә алып финанслау 62 млрд сумнан артып китте. Безнең тарафтан күрелә торган программа чаралары комплексы соңгы 5 ел эчендә гомерне 2 елга озайтырга һәм 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирде.
Тулырак:http://president.tatar.ru/tat/index.htm/news/1569023.htm